20нче көн ӘдәбиМарафон2024 Фәнис Яруллин "Яралы язмышлар"

20нче көн ӘдәбиМарафон2024 Фәнис Яруллин "Яралы язмышлар"

Бүген эшкә килүгә, бер шатлыклы хәбәр әйттеләр. Безнең Искәндәребезне берәүләр ошатып киткән. Уллыкка алырга уйлыйлар ди. Искәндәребез безнең ошатмаслык түгел шул, әрчелгән шалкан кебек ап-ак тәнле, күлмәк кидерткәндә ялгыш муенына кулың кагылып китсә, шырык-шырык көләргә тотына. Үзе бик тере. Күзләре ут яна. Кайбер балаларның йөзендә ятимлек сөреме була. Искәндәрнең алай түгел. Аны табиблар да бик ярата. Чөнки тегенди-мондый вак-төяк чир Искәндәребезгә кагылмый. Артык сәламәт булу балакайның үзенә дә зыян китерә. Чөнки безгә еш кына комиссия килә, балаларның анализларын алалар. Ә безнең үзебезнең мондагы табиблар бик хәйләкәр, кайсы баланың анализы нинди булачагын алдан ук чамалап торалар, шуңа күрә комиссияне алдар өчен чирле балалар урынына менә шушы Искәндәр, Гафурларның канын тапшыралар.

Тэглар:

95

0