Фоат Садриев "Таң җиле".
Хезмәте бетәргә өч ай калды дигәндә, Зөбәрҗәттән йөрәк ярырлык хат килеп төште. Хатта дүрт җөмлә иде: «Мин авылдан китәм. Безгә бергә кушылу мөмкин түгел. Берни дә аңлата алмыйм. Кичерә алсан, кичер. Зөбәрҗәтең.» Бу- башка сыя торган нәрсә түгел иде. Мизхәт әлеге юләр җөмләләрне мең кат укыды, алар һәр хәрефенең бормасы, куелышы белән аның хәтеренә сеңделәр. Мондый хәл киноларда, китапларда гына була, дип уйлый иде Мизхәт. Ник ичмасам сәбәбен әйтмәгән?! Моны хат язышучы яшьтәшләре дә белмиләр иде. Әниләре янына Алабугага киткән, дип яздылар. Башыңны ташка орсаң да, берни аңлашылмый. Әле кайтырга өч ай вакыт бар, гел бер сорауга ялгызы җавап эзләүче кеше өчен бу өч ай өч ел кебек озак, бертөрле һәм мәңге бетмәс кебек иде… 58 нче бит.
37
0