Каракош. Нәбирә Гыйматдинова

Каракош. Нәбирә Гыйматдинова

Рәхимҗан аларга иярмәде. Кыязлыга якты күздә кайттың ни, караңгыда ни, барыбер иде. Оялмый ул халыктан, атасы тик акыл сатсын шунда. Аңа Бәрия тынгы бирми иде бу минутларда. Кызый күкне биләп янган йорт турында ишеткәндер, авыл белән авыл арасында хәбәр очып кына йөри. Кибеткә кергән һәр кеше әлеге янгын турында әйтмичә калмагандыр. Бүген-иртәгә хатының буласы кыз кибетен бикләп җәяү йөгерер, кайгыңны уртаклашыр, җылы сүз белән юатыр иде. Ә Бәрия күренмәде.

Тэглар:

45

0