
Гөлнур Айзат "Күз яше ачы була" повестеннән өзек
- Сәярым, мин монда, синең яныңда, балаларыбыз да күрше бүлмәдә генә... Гадилә акрын гына иренең чәчләреннән сыйпап куйды. Хатынның күзләреннән яшь тамчылары талчыккан йөзе буйлап агып киттеләр... Гадилә иренең хәрәкәтсез бармакларын яңагына куйды. Кайчандыр бу куллар аны назлаган, бик бәхетле иткән мизгелләрне хәтерләде. Бу куллар аңа туй күлмәге кигезде, иң зур бәхет - ана булу бәхетенең иң кадерле минутларын уртаклашып, уртак бәхет йомгагын - уллары Инсафны күтәреп йөрде. Бу куллар бакчаларындагы бәхетле сыерчык оясын ясады, бакчаны гөл итте. Бу кулларда хезмәт тәменең бөтен булганы язылып калган ләбаса! Ә хәзер? Хәзер бу куллар, бармаклар хәрәкәтләнмәсләрме, Гадиләсенә хуш исле чәй ясап бирмәсләрме, яңа туган игезәкләрен яратып күтәреп йөрмәсләрме? Хатынның моңа һич ышанасы килми. "Гармунчы Хәтирә", Казан, "Ак Бүре" нәшрияты, 107 бит
113
0