
Әдәби марафонның егерменче көне
Агач яфрак ярганга да, сыерчык оя корганга да, алсуланып таң атканга да, кызарып кояш батканга да куанып яши белде Саимә. Күршесе машина алгач та, аргы урамда өй бурасы күтәреп куйгач та, канәгатьлек хисе биләде аны. Саимә гомер буе шулай яшәде. Язмыш аңа сынауларны : "Әй табигать баласы! Артыгын күреп, бу дөньяның камиллегенә күз тидермә! " - дип, вакыт- вакыт игътибарын читкә юнәлдерү өчен генә бирде. Җанны бимазаланып, тоташ караңгы төннәр башланганда да, сынаулар җиргә чүктерсә дә, тезләнгән көе башын йолдызлы күккә күтәреп карарга ихтыяр көчен тапты ул. Серле ай белән серләште, йокысыз төннәрдә капкага сөялеп, төнге җилләр кочагында иркәләнде. Табигатьнең һәр фасылы җанына шифа бирде. Ермак буе талларында сандугачлар сайравын тыңлап, үзәге өзелгән чаклары да булды. Ә яр буе гомерлек сердәше иде. Каенатасының көймәсен сораучы булганда сатмады Саимә, аннан сораучы да булмады. Ул бер кадәрле ядкарь сыман, яр буенда торды да торды. Ара-тирә күрше Сәетҗан, төнгелеккә ятьмә салып, балык тоткалады. Саимәгә көймә башында гел бер- ике балык калдыра килде. ...Гайния инде гарипләр арбасында гына хәрәкәт итә. Саимәнең хатларын урамда тамаша иткән көнне "үзенеке тотып егылган" дигән сүз ишетелде. Шул көннән аяклары йөрмәс булды. Улы Раузит та, Җәүдәт тә авылда күренмәделәр. Җәүдәткә язып та җавап булмагач, Саимә хатларын үзе өчен генә яза башлады. Өйләнгәндер йә үз янына чакырып та килмәгәнгә үпкәләгәндер дип уйлады. Лаеклы ялга чыккач, гел өй тирәсендә йөрергә күнекте ул. Буш вакытларын Коръән укып үткәрде. Гомер буе диярлек ялгыз яшәгәнлектән, ялгызлык аңа бик якын иде. 206 нчы, 207 нче битләр #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова
76
0