
Зифа Кадырова
Сагынырсың мин булмам. ЭПИЛОГ Шәүкәт абыйның капка төбенә бербер артлы машиналар кайтып тезелде, ишегалды бала-чага белән тулды. Хатын-кызлар кайчандыр Сөмбел үстергән бакчага матур итеп табын әзерләде, Байрас белән Булат яңа урындыклар урнаштырды. Бүген Шәүкәт абыйга җитмеш яшь, балалары аның туган көненә җыелды, ләкин нишләптер төпчек улы Әлфис кенә күренми, аптырагач, капка төбенә чыгып утырды, аңа оныклары иярде. -Балалар, йөгермәгез, егылырсыз. Тиктормас малайлар, аның сүзен колакларына да элмичә, арлы-бирле йөгерештеләр, Гүзәл дә алардан калышырга теләмәде. Бу малайларны ничек аералар икән, икесе дә бер тамчы су кебек әтиләренә охшаганнар, ә бу бөдрә чәчле курчак гел Фәридә инде, үзеннән туган диярсең. -Әй, башкисәрләр, менә кесәмә бер тәмле әйбер яшердем, тапсагыз, үзегезгә була. Балаларны янында тотуның бер хәйләсе иде бу. Балалар бабайның кесәләренә тыгылды. -Эзләгез, яхшылап эзләгез, үзе кечкенә, үзе шундый тәмле. Балалар белән кайнашса да, үзе юлдан күзен алмады. Төпчеге утызга җитте, әле һаман өйләнергә уйламый, кемне эзлидер? Әлфис, югары уку йортын тәмамлагач, сәүдә белән шөгыльләнә башлады, хәзер үзенең кечкенә генә бер фирмасы, Уфада фатиры, яхшы машинасы бар. Бар әйбере җитешле, ә менә өйләнми йөри бирә. Шәүкәт абый, улы кайткан саен, артыннан берәрсе ияреп кермәс микән дип, өметләнеп ишеккә карый. -Бабай, юк бит, син алдыйсың, - дип, Гүзәл бабасын тарткалый башлады. -Бар, бар, әйбәтләп эзләгез, кесәне генә тишмәгез. Урам буйлап тузан туздырып килүче бер машина күренде, чирәм чүпләп йөргән казлар тирә-якка чәчелде. -Кайсы юньсезе шулай чаба, бөтен кешене тузанга батырып, бала-чага йөреп тора, - дип, Шәүкәт абый уйлап та өлгермәде, теге хәтәр машина алар капка төбенә килеп туктады. Капкадан балалары янына чыгып килүче Сөмбел: -Әбәү, кем бу тузан туздырып йөри, - дип, кайнатасы янына килеп утырды. Зур матур машинадан ак костюм-чалбар кигән бик чибәр, озын буйлы егет төште. - Көтәсезме? Исәнмесез! - Бәй, Солтаным бит. Әткәй, Әлфис тагын машинасын алыштырган, ә без танымый торабыз. -
Сылтамалар:
89
0