Таң йокысы
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таң йокысы Таң йокысы – бер саплам җеп, Күз ачып йомган ара. Таңда кеше төшләр күрә, Бүлдерә күрмә, кара! Йокысызны йокы алмый,– Кояштан алда тора. Таңда күргән төшләреңне Бары яхшыга юра. Син эзләгән бәхет кошы Каршыга чыга таңда. Ул гөнаһсыз сабый сыман, Яктылык – нур бар анда! Таңда әйткән сүзләремне Чынга алып калдыңмы? Җанга шифа бирә торган Таң суларын алдыңмы! Таң йокысы – татлы йокы. Бүлдерә күрмә, кара. Безнең гомер – бер саплам җеп, Күз ачып йомган ара... #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиянәшрияты #Таттелеком
36
0