Рәсимә Гарифуллина Зөләйха

Рәсимә Гарифуллина Зөләйха

Гасырлардан гасырларга күчеп, Легендалар яши халкымда, Таһир-Зөһрә, Фәрхад-Ширин, Йосыф-Зөләйхалар хакында. Татар хатыннары мактауга тиң, Алиһәлек алар сынында. Бала хакын хаклап утка керә - Үткен кылыч кебек кынында. Син шул асылларның бер бөртеге, Алмаз төсле янып торганы. Татар кызларының солтаны син, Арада иң горур, уңганы. Сиңа тиңнәр авылда юк иде, Батыр бетәме соң дөньяда?! Сылу кызны бөркет егет белән Очраштырды тормыш кыяда.

Тэглар:

118

0