
Лениногорск. Таһир Шәмсуаров
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон224 Лениногорск шәһәренең 60 еллыгына багышлана Үз шәһәре белән горурлана,- Бәхетлеләр монда туганнар. Бөтен юллар бары сиңа илтә, Якын дуслар монда, туганнар! Тиңсез гүзәллекне тояр өчен, Җир йөзенә әллә тудыңмы?! Күгең аяз, ел буена зәңгәр,- Өмет белән әллә юдыңмы?! Өстәлләрдә алсу күмәч тора,- Игенченең кадерен беләсең. Юмарт җирдән кара алтын алып, Күңелләрдә аклык эләсең. Тирән катламнардан ургып чыгып, Фонтан сыман моңлы җыр акты. Гәрәйләрең, Шамил, Җәмитләрең Бар дөньяга сине танытты. Урамнардан атлау рәхәт миңа, Бар балаңны тигез сөясең. Кышын кардан келәм җәясең син, Җәен яшел күлмәк киясең! Туган көнең белән тәбрик итәм, Бәхетледер монда туганнар. Һәрбер өйдә дуслык түрдә бүген, Бар милләт тә бердәм, туганнар! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #Шигырьләрбагышлаулар #55нчебит
87
0