
20нче көн. Таһир Шәмсуаров. Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!
Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз! Замананы заман алыштырыр, Кайта-кайта әле уйларсыз. Бүген генә түгел, иртәгә дә Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз! Моңлы итеп җырлар көйләр өчен, Тирән итеп башта суларсыз. Ишетәсеңме әнә, чишмә сөйли: «Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!» Дөнья буйлап сибелгәннәр белә, Илдән башка тору уңайсыз. Безне Тукай бер мәйданга җыя, Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз! Читтә дә без читләр саналмадык, Чәчәр, төзер өчен туганбыз. Шул туган тел саклап калды безне, Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз! Изге Ватан киткән, тик сөт калган, Кайта-кайта әле уйларсыз. Безнең язмыш Тукай белән бәйле, Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!
100
0