20 нче көн. "Каракош"Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
20 нче көн - Сөйләделәр инде кибеттә. - Сөйләделәр, имеш! Җаның бармы синең? Килеп әйләнер идең хет. Хатын булырга җыена тагы! - Карале, Рәхимҗан, синең янган йортыңда минем ни катнашым бар, һич аңламыйм. Йокымны өздең менә. Керәм дә ятам. Сүзең булса, кич әрәмәлектә көт, - диде кыз, егетнең кайгысын туп кебек баш аркылы гына чөеп. Рәхимҗан төнтәеп өйләренә атлады. Дөньясы салкын һәм шыксыз иде. Нишләп кинәт кенә тормышның рәте-чираты китте соң, ә? Кинәт дип... Кинәт тә түгел бугай инде. Шул хатын гына яртылаш сулап, яртылаш йоклап, яртылаш көн күреп яшәргә мәҗбүр итте түгелме соң? Әйе, әйе, үлгәнгә чутлаган Карга кайтты да түм-түгәрәк, туп-тулы дөньяны яртылашка калдырды. Шуннан китте, китте, китте... Сибгатулла җансыз йортка сулыш өреп азаплана, тупсасы каерылган капканы төзәтә иде. - Әнкә кая? - диде егет. - Әһә, кайтмыйм дигән үгез капка баганасын сөзә. Кудымы хәерче Мөслих? Мин бит аларга табан юыртканыңны күрдем, малай. Әз генә дә горурлык юк икән синдә, субакы. - Әнкә кая? - дип кабатлады Рәхимҗан. - Авырый. Ник ул сиңа? - Күп белсәң, тиз картаерсың, - дип, егет өйгә ыргылды. Кулындагы чүкечен ташлап, атасы аның артыннан иярде һәм шыр ялангач ызбадагы иске тимер караватта керпе сыман бөгәрләнеп яткан карчыгын гәүдәсе белән ышыклап басты. - Тия дисең мәллә, карун? Тимим, сорыйм гына, - дип ярсынды Рәхимҗан. - Әнкә, ач әле күзеңне. Сине саташтырган кош ниндирәк ул? Карчык: - Ка-ка, - диде. 84 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәгонаһбарПовестьлархикәятләр #Каракош #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
90
0