Гүзәл Галләмова "Кайту", 179 бит

Гүзәл Галләмова "Кайту", 179 бит

«...И-и, Язмыш! Рәхимсезлегең белән җиңмәкчеме?.. Рух сагында хезмәт итүче сиңа баш имәс. Яшәсен җирдә миһербанлык! Гомер юлында очраклы очрашулар юктыр. Үзара мөнәсәбәтләрдә дә сыналу бара: кем игелектә, кем битарафлыкта, начарлыкта... Әйе, каза күрүчегә таяныч, ярдәм кирәк. Матди якка кадәр, беренче рухи яктан. Үзенең көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән арынып, авыр кичерешләргә дучар булганнарга терәк булырга, нәни генә булышлык күрсәтергә, һичьюгы хәленә кереп, җылы сүз әйтергә вакытын бүлүче табылырмы? Мин ялгыз түгел! Түгел! Игелек, шәфкать тойганда яшәү көче бәлки үз-үзеңә ышаныч табудан, әнә шулай гап-гади уйдан туадыр? Фаҗигада каушап калганда, хәсрәттән көчсезләнгәндә игътибар, ихтирамның ни дәрәҗәдә кирәк булуын үз башына төшкәннәр белер дә, ә бәхетле көнендә кемнәр битарафлык битлеген салыр, игелек эшләргә алыныр, хәлгә керергә ашыгыр икән?...»

Тэглар:

71

0