
19нчы көн #әдәбимарафон2024 #ФәнисЯруллин #ЯралыЯзмышлар
Олыгайган көнемдә ятимнәр йортына эшкә урнашырмын дип башыма да китереп караганым юк иде. Гомер буе төзелештә эшләп тупасланган куллар, ярым исерек ирләрнең тозсыз мәзәкләрен тыңлаудан каешланып беткән күңел ниндидер бер сафлану, йомшару тели иде бугай. Шуңа күрәдер инде, ташландык балалар турында газета- журналлардан укысам да, радио-телевизорлардан ишетсәм дә, күңелемдә моңа кадәр үзен сиздерми генә яшәп яткан бер дәртнең кымырҗуын тоя башладым. Нидер эшлисе, күктәге бар җылыны, бар мәрхәмәтне шул ятимнәргә өләшеп чыгасы килә. Ләкин үземнең нигә сәләтле икәнемне белмим. Җанымда чит-ят балаларга өләшерлек җылы калдымы икән?
65
0