Әдәби марафон 2024
XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» Унтугызынчы көн #әдәбимарафон2024 Бу төбәктә, бу төбәктә бары Шат көннәрнең тәүге авазы. Юлларыма бурап яуган кары, Уйларыма биек һавасы! Тыңлап туялмаслык әкиятләре, Чишмәләре ургый таш ярып; Буыннарның гореф-гадәтләре Бу төбәктән китә башланып. Бу төбәктә безгә дигәннәре Тора балкып кояш утыннан. Шаулый җирдә татар имәннәре, Шаулый илдә якташ тупыллар! Көрәш шавы тулы заманнарда Шунда туып гомер кичелгән, Язмышыбыз шунда ялганган да, Кендегебез шунда киселгән. Гомер биштәре : шигырьләр, балладалар поэмалар Роберт Әхмәтҗанов ;[ төз. Г. Марат]. - Казан, Тат. кит. нәшр. 2018. - («Шагыйрь мөнбәре» сериясе) #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #китап #БалыкБистәсе #Роберт Әхмәтҗанов #Гомербиштәре
49
0