
Таһир Шамсуаров Аклыкка сыену
Таһир Шәмсуаров Татар гармуны Чормалардан алып төшәсе бар, Музейлардан кирәк эзләргә, «Гармунчылар кайда?!» – юксынулар Иярә дә чыга сүзләргә. Әйтче, нигә сине сорамыйлар, Еламыйлар гармун юклыктан. Сине кулга алган ата-бабам Галиҗәнап моңга юлыккан. Сине күздән яздырмаска иде, Кирәк безгә сиңа кайтырга. Син Хәлилнең йөрәк серен ачтың, Галиябану бирдең татарга. Син окопта илгә алып кайттың, Өмет бирдең батыр солдатка. Тол хатынның юанычы идең, Сөйлисе бар әле бу хакта. Җәйге кичтә гармун җитми бүген, Җырсыз туа таңнар гармунсыз. Ә мин менә моңга сусап ятам, Шәп гармунчы миңа табыгыз. Сөйлисе бар әле, вакыт җитте, Һәм калмаска иде һич соңга. Дөнья буйлап урын эзләп йөрим,– Һәйкәл кирәк Бөек Гармунга! Киләчәккә алып барсын безне Гасырлардан килгән бар моңы. Ул барында татар җырдан бизмәс, Мең яшәсен Татар Гармуны! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену (183 бит) #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком
51
0