Әдәби марафон

Әдәби марафон

XXVII нче #әдәбимарафон 19 көн. Гөлзадә Бәйрәмова «Дөнья шигырь яздыра» 11 бит «Урманнарга керсәң, сызгырып кер, Уянмаган кошлар калмасын…» – Сызгыр әле, кызым, яңгыратып бер, Их, малай булып калган туасың! –     Дия идең миңа һәрчак шулай, Урманнарда печән чапканда; Йөк өстенә йөгереп менеп китеп, Бастырыкка аркан такканда…     Сыңар куллы әти, мин үсмер кыз Сабыйлыгы чыгып бетмәгән. Сәнәк-тырмаларым онытыла, Җир җиләге күренеп киткәндә.     Туры да гына атны туры тотып, Дилбегәне урап кулыңа, Тормыш йөген салып иңнәреңә, Алып чыктың безне хак юлга.     Ата кадерен ата булган белер, Йорт кадерен белер йорт корган, Ил кадерен белер илсез калган, Җир кадерен белер җирсегән.     Тел кадерен белер Ватаныннан Кимсетелеп читкә этелгән. Сүзем дога булсын, Туган туфрак өчен Шәһит киткән газиз әтиләр…     Татарстан китап нәшрияты, 2020 #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

39

0