Җидегән чишмә

Җидегән чишмә

19нчы көн - Минһаҗ белән хәбәрче егеткә син рәхмәт әйтергә тиеш әле! Ризван, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, сагаеп кире борылды. - Аңламый калдым, Мәҗит Гафурович! Ни өчен? Адым саен каныма тоз салып торган өченме? - Усал тәнкыйтьләре белән әледән-әле сискәндереп торулары, масаерга, бюрократланырга ирек бирмәүләре өчен!.. Беләсеңме кайчан җитәкче мин-минлек чире белән авырый башлый, кайчан буш бугазга әверелә?! - Ишетеп карыйк! - Кайчан аны сырып алган ялагайлар, кимчелекләрен томалап, кылган гамәлен ал да гөл генә итеп күрсәтә башлагач! Ә җитәкче шуны чамаларга тиеш иде. Аңламый икән: "Буш башакның башы югары", - ди халык. ... Гомәр Бәширов. Әсәрләр, 4 томда. 3нче том. "Җидегән чишмә", 175нче бит. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983

Тэглар:

62

0