ӘмирханЕники. "Мәк чәчәге"

ӘмирханЕники. "Мәк чәчәге"

Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге, чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап, шулай сүз башлады: – Кеше, сәлам сезгә! Ерактан киләсез шикелле, арыганга охшыйсыз, аякларыгызда тузан, битегез тирләгән, утырып ял итегез, булмаса... Менә шулай! Сез минем әрсезлегемне кичерегез! Бик күптән инде кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде!.. Сез күрәсез: мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә, биек тау булып, коры ком өелеп ята. Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә — мин берсен дә күрмим. Тик кайвакыт минем янга берәр коңгыз гына тәгәрәп төшә. Ялангач җансыз чокырдан ул бөтенләй куркып кала, күрәсең; бичара, озак тырыша торгач, үрмәләп чыгып китә. Кайчак исә берәр бака, комны ишә-ишә, яныма төшеп азаплана. Ләкин кызу, коры чокыр төбендә дым юклыгын сизгәч, тизрәк кире борылып, чыгып китү ягын карый… Мин аларның да әллә нидә бер күренеп калуларына шатмын. Торган җирем никадәр буш, җансыз булса да, ерак түгел тере сулышлы тормыш барын сизеп торам. Рәхмәт күбәләкләргә!.. Ара-тирә аларның берәрсе яныма төшеп, әйләнәмдә бизәкле канатлары белән җилпенеп очына, йомшак гәүдәсе белән сакланып кына өстемә куна, исле мыеклары белән йөземне кытыклап, назлап китә…

Тэглар:

101

0