
Рәфкать Кәрами "Юаш"
19нчы көн. #әдәбимарафон "Юаш" "Бик кыстагач, Хәлим ярты стакан эчеп куйды. -Менә шулай, егет булсаң, җелек бул, суда йөзгән сөлек бул, дип тезеп китте бераз кызмача Җәүдәт, стаканын бушатып. Ул элек тә төшергән булса кирәк... -Хәлим, нигә уйга калдың? Әйдә, монысын тот та тагын өстәрмен, — дип, Җәүдәт шешәгә үрелде. - Яши белергә кирәк. Менә минем Гыймади абый кебек. Дуслар кирәк, дуслар. Ә аның, Аллага шөкер, дуслары җитәрлек. Җәүдәтнең бу сүзләрен, нәрсәдер әйтеп бетермәгән буталчык фикерләрен Хәлим башта аңлап җиткермәде. Бераздан аның өстенә чиләк белән салкын су койдылармыни. Шунда гына ул, бик ачык булмаса да, кайбер нәрсәләрне төшенә башлады... Яңгырлы кич... Корпус эченнән килеп чыккан Сабир... Будкада калган пропуск... Йөкне төягәндә дә, бушатканда да үзенең булмавы... Ә Җәүдәт аны үз кешегә саный..." Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел - 14 бит.
58
0