
19 нчы көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”
Уза шул гомеркәйләр. Гөлсирәнең дә йөзенә инде әкрен генә вак җыерчыклар бизәк төшерә башлады. Беркөнне чәч арасында ак бөртек күзенә чалынды. Җиңгәчи апасына әйткән иде, тегесе исә: “Бәхет чәче, диләр аны, өзә күрмә”, - дип кенә куйды. Бәхет чәче! Кайда соң бәхет? Нигә чал төс булып чәчкә куна. Югыйсә, итәгенә килеп утырса да, куып төшермәс иде. Бәхетлеме син, Гөлсирә? Бәхетле, дияр кемдер. Яратып, санлап яшәүче ире бар. Әти-әнисе, туганнары исән. Тупырдап кызы үсеп килә. Күңел юатырлык эше. Бәхетсез, дияр якыннан белгәннәр. Ирле булып та – ир назында иркәләнмәгәч, яратып та – сөйгәнең тарафыннан салып тапталгач, күңелең тулы сагыш булганда да, ирексездән елмайгач, кычкырып еларлык чакта да көлгәч, бердәнбер нарасыеңның киләчәген бөкре язмышы көткәнен белгәч... Бәхетлеме? Кем соң аны бу язмышка дучар итте? Кем аның якты хыялларын, чәлпәрәмә китереп, төшереп ватты? Кемнең хакы бар иде эчкерсез сөюгә ышанып, мәхәббәт ширбәтеннән исергән саф күңелле, авылның үзе кебек самими кызын алыштырырга? Син ул, Сәлим! Син!
Сылтамалар:
159
0