
Таубашындабүребар
19 нчы көн Әйе, әйе! Баласын эзләп йөрүче ана бүре Вәкилнең җилләр түмгәләк кебек тәгәрәтеп алып киткән бүреге артыннан чапты. Баласы дип белеп алданып, сөенеп чапты! Ә ул баласы түгел, кадерлесенең тәненнән тунап алган тиредән тегелгән бүрек икәнен белгәч, Асиягә әйләнеп карады һәм елады! <<Асия! Мин бит сина тимәдем, япь-яшь кыз баланың гомерен өзмим әле, аның бит беркем алдында бернинди гаебе юк! Кешеләр үз гамәлләре өчен үзләре җавап тотарга тиеш. Сунарчы Мишараб, явыз Мишараб гамәле өчен ник бу сөттән ак, судан пакь баланың гомерен өзим мин, дип тимәдем сиңа! Ә кешеләр минем баламны атып үтереп тунады». Төшендә күргән бүренең яшьле, яшькелт-соры күз карашыннан шуларны аңлады Асия. Таудан, Ялантау түбәсеннән тәгәрәп төшкән бүрекне газизе дип уйлап, ничек сөенгәндер ана бүре. Ә аннан соң алданганын аңлап, Асиягә карап елагандыр! Кыз да беренче мәхәббәте, үзе белән гомерләре буена рәттән барырга тиешле, анын ябык иннәреннән көянтә-чиләкләрен алып, түбәсе болытларга тиеп торган Урыстауга менеп киткән Вәкилне гомерлек ярым дип алданды.
61
0