
Ләйлә Дәүләтова "Бәхет"
19 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Бәхет Бу дөньяда барын күрдем, карасын да агын да, Булган саен кешеләргә, күберәк кирәк тагын да. Ялгызларга пары кирәк, парлыларга яңасы, Кемнәргәдер тынгы бирми йөрәктәге ярасы. Кемдер нәни шатлыктан да, сөенеп көлә белә, Ап-ак кар бөртегеннән дә матурлык күрә белә. Кешелэргә нәрсә җитми, менә шул бәхет була, Үзең ирешкән генә, иң бөек тәхет була. Тик шулай да, бәхет артык тулып китмәскә тиеш, Алга өмет калсын өчен, нидер җитмәскә тиеш! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛәйләДәүләтова #Бәхет #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
61
0