
Кичке таң
19нчы көн. Илһам да үзенең учын хатынының кулы өстенә куйды. Әти белән әнигә кыска, әмма бәхетле мизгел бүләк итеп, үзенең дә янәшәдә, алар янында икәнен искәрткәндәй, карындагы бала тибенеп алды. Бу- бөтенлек иде. Йөзек кашына тезелгән нәни- нәни асылташлар кебек, чагу төсләрдә балкыган бөтенлек иде. Дөньялыкта чагында адәм балаларына һәдия итеп бирелгән татлы тәмнең иң тәмлесе- бөтенлек тәме иде. Әгәр бу өч бербөтенгә кемдер саксыз орынса, нидер уалып яки кителеп төшәр дә кояшның нуры качар, үкчәсен тоттырырга теләп тибенгән нарасыйның гөнаһсыз күз яшьләре булып, күкләр түгелер сыман. Шуңа да мизгел туктап калды. Бу татлы халәтнең тәмен озаграк татыйсы килә иде, булачак әти белән әни дә хәрәкәтсез калды.
100
0