Сагыну.   / Әнгәм Атнабаев /

Сагыну. / Әнгәм Атнабаев /

Гомерләрнең мәңге түгеллеген, Фани икәнлеген белсәм дә, Ышанасым килә кешеләрнең, Үзе үлгәч, җаны исәнгә. Әткәй җаным, син дә кайтасыңдыр, Язлар җиткәч, берәр кош булып, — Йә сандугач, йә карлыгач булып, Йә кыр казларына кушылып. Безне сагынудыр сайрый-сайрый, Баш очыннан очып үтүең; Синең өчен аермасы юктыр Кош теленнән кеше теленең. Әрни-әрни безгә сөйлисеңдер Сугышларның хәтәр юлларын, Берәм-берәм бездән сорыйсыңдыр Үзең киткәч ниләр булганын. Тик без генә сине аңламыйбыз, Без, адәмнәр, бигрәк наданбыз. Кош телләрен аңлау кая инде — Туган телдән мәхрүм калганбыз. Әткәй җаным, бик сагынам сине, Бик аңлыйсым килә кош телен; Ләкин кошлар бездән биек, бөек, Ә мин — кеше генә, һаман кош түгел.

Тэглар:

136

0