Аяз Гыйләҗев "Өч аршин җир"
Өйләнешкән елларында Мирвәли бала бик көткән иде. һәм кыз булса Миләүшә исемле куярбыз дип Шәмсегаянга ычкындырып та ташлаган иде. Шуннан соң Шәмсегаян әллә канлардай эзләтеп Миләүшә орлыгы алып кайтартты һәм ел саен тәрәзә каршындагы бәләкәй бакчага гөлчәчәкләр утырта торган булды... Ул аларны су сибеп, утап, балчыкларын кабартып, сөеп үстерә иде... Әйе... Миләүшәләр үстеләр, тик нәни Миләүшә генә, аларның хыялында әллә кайчан тере, төймә күзләрен елтыратып түтәл араларымда йөргән тере Миләүшә генә юк иде... Ул сискәнеп башын күтәрде. Больница болдырына чыгып баскан яшь кенә кыз аңа эндәште: — Абый, килегез әле монда! — Нәрсә бар? — Абый, без бик тәмле ботка пешердек. Юлда килеп карыныгыз ачкандыр... «һем... юлда килеп... Мирвәли абыегызның юлда вагон- ресторанда ниләр ашап килүен белсәң син... Ботка... Чирлеләр боткасы!»
78
0