
Гөлнур Айзат «Күз яше ачы була" повестеннән өзек
Малай бик ашамсак булырга охшамаган әле монда: күзләрен челт-челт китереп, бер-ике тапкыр гына ими суырды да йоклап китте. "Йә инде, улым, әтиеңнең ярдәмчесе буласы егет ич син, шулай ялкау булма, әйдә әле, тагын бераз ашап алый, йөрәк җимешем!"- дип, Гадилә әллә нинди дару исләре аңкытып торган улының маңгаеннан үбеп алды. Нинди тәмле, нинди татлы бу үбү! Моны аңлар өчен, җир йөзенә баһадир тудырган ананың күзләрендә кабынган очкыннарны күрү дә җитә! Караватта әнә кызы чират көтеп тора. "Әнием, кайчан мине имезәсең инде, минем бик ашыйсым килде, үсәсем килә, тизрәк, тизрәк!" дигән сыман, каты гына тавыш чыгарып елап ала. Улы Гадиләнең үзенә тарткан бугай, бит-йөз торышлары да шулай. Улын яткызып, кызын кочагына алды. Кызы, чынлап та, бик ачыгып килгән, йотлыгып-йотлыгып имә башлады. "Карале, син болай булсаң, туганыңа да мәми калдырмассың, вәт ашамсагым, чупырдатып кына тора, әрсезем!" - дип, кызының бит алмаларын үбеп куйды. «Гармунчы Хәтирә", Казан, "Ак Бүре" нәшрияты, 100 бит
89
0