Гүзәл Әдһәм " Асылмалы күпер".
19 нчы көн. Гүзәл Әдһәм " Асылмалы күпер". Җәүһәрия исә Казанга бер күрүдә гашыйк булды. Аның бу шәһәргә булган мәхәббәте гади генә ярату түгел, ә Гәүһәрия белән Таһирҗан күңелендә яралып та, тормышка ашмыйча хыялда калган сагышлы сөюнең дәвамы кебек ... Әзерлеге сүз тидерерлек түгел иде кызның: шуңа имтиханнарын да яхшы бирде. Тик менә конкурсы гына ... Бер урынга - алты кеше! Кем үтә дә кем кала бит... Ап- ак мәһабәт колонналар каршындагы ярымтүгәрәк утыргыч аның иң яраткан урынына әверелде. Ул бүген дә яшьләр белән шыплап тулган. Берәүләр борыны белән китабына капланган, димәк, алда тагын сынаулар көтә, ә кайберсе, көлә-шаяра, дөньясын оныткан. Алар өчен имтиханнар артта калган, күрәсең... Җәүһәрия монда иртәнге сигездән бирле утыра инде. Конкурстан узучылар исемлегенең сәгать икедә генә әзер булачагын да белә иде кыз. Шулай да күңеле монда тартты: ап-ак колонналарга карап, хыялланып утыруга ни җитә! 39-40 нчы битләр. # ДөньякүләмӘдәбиМарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МиллионТатар #НурлатМарафончылары #ГүзәлӘдһәм#Асылмалыкүпер
100
0