Тамга

Тамга

Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Җәйне хәтерләтеп мәтрүшкә, бөтнек исләре аңкыды: өйалды диварындагы кадакларга бәйләм-бәйләм дару үләннәре эленгән иде. Ике пар ката, Шәрифәнең йомшак тәпиләрен сагынып, бусага кырыенда "яшь түгә". Урта ишекне дә ачты Нурихан. Ләкин дым тарткан бүлмәдән балачакта күрергә тилмергән караватны эзләмәде. Түрдә, усал күзләре белән үтәли тишеп, Билалетдин абзый карап утырадыр кебек иде. Ул, аралыкка ташланган бер кочак каен утынын мәчкә тутырып, шырпы сызды. Анннан ишегалдыны чыкты, морҗадан сузылган сыек төтенне карашы белән болытдарга табан кугач, кереп, янә мичкә өстәде. Шәрифә җылы өендә йоклар... Кызык та соң син, әй язмыш! Кесәңдәге мөлдерәмә суны йотлыктыра-йотлыктыра тамчысына кадәр эчертеп бетермичә туктамыйсың. Аның әчесеннән бәгырь көя, ә сиңа барыбер, синдә кызгану юк... 447 нче бит

Тэглар:

96

0