ЗӘҢГӘР ТӨННӘР

ЗӘҢГӘР ТӨННӘР

Зәңгәр төннәр эреп китәр сыман, Керфек очларыңа таң кунса. Бу төннәрем синсез узар иде, Синнән гүзәлрәк яр булса. Зәңгәр төннәр ялгыз калыр иде, Белми калган булсам сине мин. Көзге җилләр белән очар иде Офыкларга җитәр сөюем. Зәңгәр төннәр сагынырлар сине, Без көзләргә кергән чакларда. Җәйге болыннарны сагынганда, Син килеп кит безнең якларга. Син килмәсәң әгәр, үзем барам, Канатына кунып җилләрнең. Юлларыңа сирин чәчкәләрен Зәңгәр төннәр итеп сибәрмен! 120 нче бит

Тэглар:

108

0