Габделхәй Сабитов "Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе"

Габделхәй Сабитов "Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе"

Унтугызынчы көн. Юкка гына мондый вагоннарны "бозау вагон" дип йөртәләр. Җәйге эссе көннәрдә моннан да уңайлырак вагон турында уйлыйсы да юк.Йомшак купеларың бер якта торсын! Киң ишекләрне ике яктан ачып куясың да Мәскәү өлкәсенең куе урманнарын , иген басуларында берсен-берсе куып йөгерешкән яшел дулкыннарны күзәтеп барасың. Җиләс җил чәчләрне чуалтып уйный, күлмәк якасыннан өреп, тәнгә талгын рәхәтлек бирә. Күпме кирәк- кояш нуры, күпме кирәк - саф һава. Теләсәң, ишеккә аркылы салынган нарат тактага утырып китап укыйсың, теләсәң, чуен тәгәрмәчләрнең туктаусыз тукылдавын тыңлый-тыңлый йоклап алырга да була. Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001 , 115 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

62

0