Кызыл гөл

Кызыл гөл

19 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" Сагынышып, зарыгышып күрешкән гашыйклар ниләр сөйләшә? Моны Ләйлә белән Мәҗнүннән, Таһир белән Зөһрәдән дә матуррак итеп әйтеп булмастыр. Нинди шигъри, хисси, затлы һәм мәгънәле сүзләр белән иркәли алар бер-берсен! Моны китаптан укыганда, безнең дә йөрәкләрдә җилкенә, күзләргә яшь тула. "Ах, нигә соң мин җанга якын ярыма шушындый матур сүзләр әйтә алмадым икән!" - дип уфтанабыз без керсенеп. Тик аның шунысы бар: гашйкларның ничек аңлашканын үз колагы белән ишеткән кеше юк. Бу хакта безгә бөек шагыйрьләр бәян итә. Алар исә адәм балаларының, тел очыннан өзелгән сүзләреннән бигрәк, күңел тибрәлешләрен тотып ала, шуларны кәгазьгә төшерә. Шигырь итеп, җыр итеп. Мин исә бу кыйссамны җыр итеп түгел, чәчмә юллар язам. Әуңа күрә Заһидә белән Виленның ничек аңлашканнарын кабатларга алынмыйм. Гашыйклар мине болай да аңлар, салкын җаннарны җылытырлык сүзләр таба алуыма исә шикләнәм... 102 нче бит

Тэглар:

100

0