Зифа Кадырова

Зифа Кадырова

19 нчы көн. Сагынырсын мин булмам. 9. Кичләрен барысы бергә Байрасларда җыелалар. Өч баланы уртага утыртып, аларны карап утыралар. Ике тамчы су кебек охшаш Азат белән Саматны әниләре генә аера. Кечкенә Гүзәл малайларга караганда терерәк булып чыкты, әле берсен, әле икенчесен төртеп ега, Сөмбел янына килеп, ими сорый. Малайлар кайда нәрсә яшерелгәнен яхшы белә, алар да кыздан калышмый. Балаларга яшь тулды, тормыш шулай әкрен генә үз эзеннән баруын дәвам итте. Ял көне иртән, йөгерүдән тыны бетеп, Булат килеп керде. -Сөмбел, әйдә әле тизрәк, Фәридәгә әллә нәрсә булды, кичәдән бирле күңеле болгана, тора да, ашый да алмый, - дип, Сөмбелне ашыктыра-ашыктыра үзләренә алып керде. Сөмбел Фәридәне җентекләп карады, куркыныч бернәрсә тапмады, күңеленә килгән шиген сиздермәде, күңел болгануны баса торган дару бирде. -Әйдә инде, Фәридә тагын чирләде бит, - дип, бер-ике көннән Булат кабат кереп җитте. Сөмбел, Фәридәне карагач, елмаеп куйды. - Сөмбел, ник көләсең? Үләм бит, - дип ыңгырашты Фәридә. - Үлмисең, әле яши генә башлыйсың. Ятимне бәхетле итсәгез, үзегез дә бәхетле булырсыз, дип әйттем бит мин сезгә. Курыкма, теге вакытта шикләнгән идем, хәзер шигем калмады. Син бәбигә узгансың, Алла теләсә, җәйгә тагын әти-әни булырсыз, Булат лып итеп урындыкка утырды. - Сөмбел, ни сөйлисең? Ялгышмыйсыңмы? - Булат, бу сезгә, ятимне сыендырганыгыз өчен, Ходайның рәхмәте. Соңлап булса да, ана булу, бала имезү теләге организмга көч биргән. Котлыйм сезне, мин сезнең өчен бик шат. Җәйгә эшкә чыгам, үзем бәбиләтермен. Исән кешегә гомер бик тиз уза, җәйдә Булатның улы туды. Сөмбел Булатның кулына баланы салганда: -Мин хәзер синең өчен тыныч, үткәннәрне оныт, киләчәк белән яшә, Булат, - диде.

Тэглар:

67

0