Әдәби марафонның унтугызынчы көне
- Дурак син, Саимә. Хет ачулан,хет юк! Мин ул себерке белән бер өйдә яшәү түгел, ялгыш урамда күрсәм дә күңелем болгана. Тфү, шакшы! Гайниягә үзе сөйләгән ул...- Рабига төкергән кебек кыланды. - Шул намаз укый диген инде, ә? - Галимә җирәнү билгеләрен йөзенә чыгарды. Саимә сабырлык сакларга тырышты. Кайнап чыккан чәйнекне такта өстенә утыртты,газета-журналларны урындыкка алып куеп,өстәлгә газета җәйде, касәләр алып килде. Дуслар әле һаман Мәрзияне сүгәләр иде. - Галимә, син ник намаз укымыйсың? - Саимә үтә җитди караш ташлады. - Ник укыйм ди мин? Чип-чиста кеше мин, юасы гөнаһым юк! - Намаз гөнах юу өчен укылмый бит. Аллаһы Тәгалә кешене үзенә сәҗдә итү өчен яраткан. Гөнахсыз бәндә юк. - Ярар, акыл сатма әле, Саимә. Шул булганга, йортыңа керәсем дә килми. Яса әле чәй! - Галимә касәсен өстәл уртасына шак итеп куйды. Саимә касәләргә чәй ясады, чәй янына үзе кайнаткан помадканы куйды: - Кил син, күр, борылып карамаслык, күңел болганырлык берни юк! Мәрзия дә - нәкъ безнең кебек кеше. Мин аның белән сөйләшеп туя алмыйм. Ялганчылыгы да,хәйләкәрлеге дә бар иде барын. Ялкаулыгы да юк түгел,әмма алар хәзер бер дә зыянлы түгел. Ул - бүгенге көндә бездән көчлерәк кеше! Мин тигез җирдәге түмгәкләргә егылып кына яраланып яшәдем, ә ул - төпсез, караңгы, пычрак чоңгыллардан күтәрелгән кеше. Начар юлда озак адашып йөргән - бары шул, ләкин туры юлга чыгасы килгәндә, ярдәм кулы сузучы булмаган, киресенчә аны гел түбәнгә төшерергә тырышканнар. Хәтта әти-әнисе дә аңларга тырышмаган. Менә сез дә бит инде ике куллап иманның беренче баганасына ябышкан кешене сөйрәп төшереп таптарга торасыз. 198 нче ,199 нчы битләр #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова
48
0