Әй, кызлар, матуркайлар!.

Әй, кызлар, матуркайлар!.

19 нчы көн #әдәбимарафон Муса Җәлил "Әй, кызлар, матуркайлар!." Әй… кызлар, матуркайлар, Дускайлар, жаныкайлар, Уйнагыз, матурларым, Буйлагыз су буйларын! Җырлагыз бер матур көй. Күңелгә бик якын көй!… Өндәгез яшь егетне Уенга, жырлашырга, Жырлашырга!… Уенга, җырлашырга!… Чакырыйк та егетне, Чакырыйк та егетне, Үзебез качып китик! Чияләр белән бәрик, Жиләкләр белән бәрик, Карлыган белән бәрик, Күңелле матур жырны - Яшеренеп тыңлап йөрмә, Тыңлап йөрмә!… A! ......260 нчы бит #МусаҖәлил #Әйкызларматуркайлар #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

68

0