Киләчәккә кайтам

Киләчәккә кайтам

19 нчы көн #әдәбимарафон Илдар Кыямов "Киләчәккә кайтам" Туган йортка кайту нинди рәхәт, Сулышлар да китә киңәеп. Кайту һәрчак сөенечле була, Көтеп торса газиз әнкәең. Туган йортта канат чыныктырды, Очып китте кече, олысы. Дүрт ел кинәндерде туган йортның Әткәй саклап торган җылысы. Кайту! Кайту! Нинди җылы бу сүз, Кайтыр җирең булган тәкъдирдә. Ничә еллар кайттым үз ояма, Рәхмәтлемен шуңа тәкъдиргә. Үткәннәргә кайталмау сагышы Гомер буе мине өтәчәк. Тик боекмыйм: кайту шатлыклары Киләчәктә мине көтәчәк! 123 нче бит #ИлдарКыямов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казанутлары #Таттелеком #44

Тэглар:

91

0