
Соңгы йорт...
19 нчы көн #әдәбимарафон Роберт Шәймәрданов Зират тулы - кабер, кабер, кабер… Каберләрдә күпме гомерләр?! Ташларына багып, яшен санап, Тетрәнәдер безнең күңелләр… Шомлы тынлык хөкем сөрә монда, Капкаларга йозак эленгән. Туган җирнең туфрагы да - юрган: Хәтфә чирәм белән чигелгән!… Тик тынлыкны бозып, исә җилләр, Жанландырып агач ботагын; Сары яфрак, карлар белән түши Соңгы йортка килү сукмагын… 35 нче бит #РобертШәймәрданов #соңгыйорт #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Сүзнәшрияты #Таттелеком #44
69
0