19 нчы көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

19 нчы көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

19 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" Ярмөхәммәт тиз генә зират капкасыннан эчкә узды. Мулла абзый ашыкмыйча гына кайтып килә иде. Ярмөхәммәт якындагы чардуган артына посты. Мулла абзый чардуганны узып китте, зират капкасын яхшылап бикләде дә авылга таба атлады. Поскан урыныннан чыгып, Ярмөхәммәт туп-туры бабасы кабере янына килде. Җеназачылар кабердан кырык адым китү белән сөяль фәрештәләре гүргә кереп, гүр иясеннен сорау алачак. Ярмөхәммәт шул сорау алганны ишетергә дип, качып калды. Ул тынын кысып, колагын кабер туфрагына куйды. Агачлар өстеннән җил исеп узды. Зират печәне арасындагы чикерткәләрнең колак тондыргыч чырлаулары белән исеп киткән җилдән соң лепердәшкән яфраклар тавышы гына калды зиратта. Тагын җил исеп куйды. Бүрек хатле генә җил адашып, аска килеп төште дә, Халит бабай сириненнән бер келтә ис алып килеп, Ярмөхәммәтнең чыраена сылады. Ярмөхәммәт бер мәлгә тын ала алмый торды. Куе, тыгыз сирин исе, бияләй-бияләй кисәкләр булып бугазларга, упкәләргә кереп тулды. Шушы ис, сирин исе Ярмөхәммәткә гомере буена бабасының улгәнен искә төшереп торыр. Гомер буе Ярмөхәммәт сирин исле хушбуйларны сизмәс булыр. Гомере буе Ярмөхәммәт аңында сирин исе белән үлем төшенчәсе янәшә иярер. 52 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

60

0