Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

19 нче көн «Бәрәңгене яз чәчәсең, көз казыйсың, кырмавык хатын бүтән көн саен күз алдымда болганмас», — дип тынычланган Күкчәчәк уртак баудан һаман котылмады. Картаеп сыерлары үлгәч, Лотфулла: — Гөлсемнекен алабыз, аныкы яшь, матур, — диде. Кемнең сарыгы бәрәнләгән дә, кайсысы ак, кайсысы кара йонлы булган — шуларга хәтле иренмичә тикшергән-күзәткән елгыр карчык-корчык Гөлсемнең сыерын мактамый иде. — Ашыкмыйк, башка җирдән сорашыйк, аныкы сөткә кинәндермәячәк, — дип карышкан хатынның сүзен ир колагына да элмәде. — Ишегалдына шайтанның үзен кайтарып бастырсам да ризалашырсың, — диде. «Күбекләндереп бер чиләк савам», — дия-дия сатылган сыерның сөте савыт төбен дә күммәде. Моның чираттагы җәза икәнен аңлый иде Күкчәчәк. Менә көннәрдән бер көнне вак җанлы Лотфулла аны битәрләргә тотыначак. «Синең кулың каты, шуңа хайван сөтен качыра», — диячәк. И хатын, үзеңне яклап авыз ач әле! Мирсәлимгә тоташкан әллә нинди «гөнаһларың» су өстендә калкыр. «Син аның кимчелеген белеп юри алдың», — дип бәхәсләшү файдасыз иде, Күкчәчәк табигатьнең хатасын төзәтү әмәлләрен эзләде. Сөт, ниһаять, тамчылап артты. Язга табан ул чиләген тутыра язды. Ләкин, көтүгә кугач, рәтләнгән-тазарган сыер Гөлсемнәр капка төбенә кайта башлады. Хайваннар да адәмнәр кебек саташа икән! «Әйдә, Акмуен», — дигәч, ул, кыш кышлаткан яңа хуҗабикәсенең назлы тавышын, йомшак кулларын исенә төшереп, күндәм генә арттан иярә иде. Ә иртәгәсен… яңадан шул ук хәл кабатлана! Һай, такылдык көндәш белән очрашудан гарык иде Күкчәчәк! Нишләтә бу хайван, йә?! Ник ул һаман саен шушы ят капкаларга ышкыла соң?! Охшаса да охшар икән мал иясенә! Ә Гөлсем — саңгырау колак — мөгрәгән сыерны тыкрык буйлатып кына озатмый, аңа агач телен юнып, шуны бүрәнә итеп юлга аркылы тәгәрәтергә кирәк. Көндәш ызгыш-талашка сусаган. Дәшмичә генә китеп барасы горур Күкчәчәк исә ирексездән аның «бүрәнәсе»нә абына. — И Ходайның бәндәсе! Һич тынгы юк! Никләр хайваныгызны минем колак төбендә үкертәсездер. — Гөлсем, авызын кыйшатып кына, черт-черт көнбагыш чиртә иде. — Сөте имчәгеннән җиргә тама ич.

Тэглар:

42

0