Фоат Садриев "Таң жиле"

Фоат Садриев "Таң жиле"

Табигатьтә барысы да үз чираты белән, җай гына дәвам итә. Ә менә кешеләр тормышында… Бөтенесе катлаулы, әллә ничә мәгънәле, аңлаешсыз; бер калыпка кертә торган түгел. Әгәр әнисе шул чакта Донецкига китәргә ризалашкан булса, Мизхәт әллә кайчан өйләнер, балалар үстерер, яшьтәшләреннән оялып йөрмәс иде. Ә ул өйләнгән кешесе белән бәхетле булыр идеме соң? Ул бит Зөбәрҗәтне очратмаган булыр иде. Зөбәрҗәтне очрату, югалту, аерылу, яңадан табу - бу кичерешләр бәхет идеме, әллә бәхетсезлекме,Мизхәт анысын әйтә алмый. Ләкин аларның шулай өй ләнешмәс борын аеры-чөере килүен язмышка гына сылтап булмавын Мизхәт тә, әнисе дә, Зөбәрҗәт тә яхшы аңлыйлар ич! Әле алда ни булыр- бусын беркем дә әйтә алмый, чөнки аларның язмыш йомгагы сүтелеп ташланган, әмма кабат яртылаш кына чорналган, очы очка ялганмаган килеш чәчелеп ята. 54-55нче битләр.

Тэглар:

73

0