Рәсимә Гарифуллина "Язгы уяну"

Рәсимә Гарифуллина "Язгы уяну"

Яңа гына туган бала чагы Яшел төскә кереп аланның. Яман күзләр күреп көнләшмәсен, Бөреләре тулган баланның. Яз уяна, шомыртлар да ап-ак Туй күлмәге кигән - шатлык мәл. Яшь кызлар да кызыгырлык хәтта, Иңнәренә салган ап-ак шәл. Агач-гөлләр язын уяналар Иркәләнеп җылы назларга. Яшел үлән, серле чәчәк исе, Хушбуй исе сеңгән язларга. Агач-гөлләр язын яшәрсәләр, Көзләр җитсә, яфрак коялар. Кышкы бураннарда изрәп йоклап, Яңа язда янә туалар. Без дә ләса, тормыш көзе җиткәч, Әйтерсең лә яфрак коябыз. Тик язларда кабат яшәрмибез, Гомер үткәнлеген тоябыз.

Тэглар:

131

0