
Татарымның горурлыгы. Таһир Шәмсуаров
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Гәрәй Рәхимгә Син - Аланлык горурлыгы, Син безгә үрнәк, өлге. Мәйданның кыл үзәгендә Билеңдә милли сөлге. Шагыйрьләрнең затлысыдыр, Сүзләрең энҗе-мәрҗән. Мәхәббәттә өстен хәтта Хыялый Мәҗнүннәрдән. Карда шигырь табасың син, Хис-тойгыларны - җәйдән. Аера күрмәсен язмыш Гөргеридән - Гәрәйдән! Илһамны күкләрдән ала, Бераз гына шаян да. Татарның төпле акылы, Зирәклеге бар анда. Безнең якларда Гәрәйсез Алсуланып таң атмый. Халкым диеп яшәгән ир Телен, Ватанын сатмый! Аны күпләр яраталар, Ә кызларны әйтмим дә. Бер карасаң, Гөргери дә Донжуаннар рәтендә... Шагыйрьлектән тыш бит әле Матур итеп җырлыйсың. Аланлыкка кайткач күрдем,- Качып кына елыйсың... Шөгернең җитди шагыйре, Күңлеңдә ихлас көлке. Аны мактап язганымны Әйтә күрмәгез түлке. Татарымның горурлыгы, Син безгә үрнәк, өлге. Шигьреңә дөнья мөкиббән, Билеңдә - милли сөлге! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #Шигырьләрбагышлаулар #20нчебит
94
0