19 нчы көн " Каракош" Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

19 нчы көн " Каракош" Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

19 нчы көн Ә Сибгатулла көннән-көн басылды, кечерәйде, әйтерсең авыр хәсрәт йота иде. Өйдә һич көтелмәгән тынлык, мышный-мышный хатын кыйнау да юк, акыру-җикеренү дә юк, аты-юлы белән сүгенү дә юк, атасы коеп куйган фәрештә! Әнкәсенә дә ул «әй син, ана эт» дип мыскыллап эндәшмәде, «Минҗамал» дия башлады. «Кара бу атасын, «блач» башына атлану өчен яңадан туарга әзер бит, — дип шаккатты малай. - Тырыша-тырыша яңа тормышка көйләнә, хәйләкәр». Мөдирнең склад саклыйм сылтавы белән ярты төнгә кадәр югалуы гына сәер иде. Элек ник сакламаган икән? Беркөнне Рәхимҗан шыпырт кына Сибгатулла артыннан күзәтте. Ул мунча кырыеннан иелә-бөгелә килде дә койма башыннан гына күршеләр ишегалдына сикерде. Малайның күзе акайды, Һашияләрдә ни югалткан атасы?! Авылда карунның бәбәген чукырлык бердәнбер кыю хатын-кыз — ирдәүкә Һашия генә, аның кушаматы да Кара Карга иде. Сибгатуллалар белән Каргалар бер-берсен өнәмәде, йомышка да йөрешмәде, дошманнар кебек яшәде. Качып-посып кына нишли аларда ул? Рәхимҗанны кызыксынуы җиңде, ул сынык рәшәткә ярыгыннан сыдырыла-сыдырыла эчкә керде. Әнә шыгырдап Карганың ишеге ачылды һәм Сибгатулла, шәүләсен ияртеп, өйалдына чумды. Аяк очына гына басып килгән малай ишеккә колагын терәгәндә, Һашия белән атасы ярым пышылдашып әрләшәләр иде. - Тагын ялынырга кердеңме, Сибгатулла? Бушка җөрмә, зинһар. Күтемне бирсәм дә, сүземне бирмим, шундый холыклы хатын мин. Кушылыйк, дидемме, кушылыйк. Ташла Минҗамалыңны. Алты айдан бала тудырасы миңа, син әтмәлләгән баланы. - Һашия, дим, төшерт корсагыңны. Күпме сорасаң да бирәм. 80 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәгонаһбарПовестьлархикәятләр #Каракош #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

105

0