18 нче көн  Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

18 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

Сәмәрия теге чакта ире санап күрсәткәч тынычланган иде дә, Ләйлә үсә төшеп урамда йөри башлагач, тагын тынычлыгын югалтты. Зур күзле, курчак кебек кызчыкта үз улының сабый чагын күрде. Сәлимемнең балачагы, диде ана. Бала безнеке! Ничек кенә булышасы килсә дә, көчсез иде шул. Беренчедән, малае белән бу турыда сөйләшүне яңартмадылар. Икенчедән, Гөлсирәнең инде гаиләсе бар. Анда тыгылырга ярамый. Аның баласының баласын икенче берәү үз баласы итеп канат астына алды. Аның малае үз баласыннан йөз чөерде. Эх, тыңласа иде шул бу балалар! Кайчак тыңламыйлар. Сәлимнең бүгенге көндә кулына бала алып сөйгәне юк. Бер марҗа кызы белән торып яталар шунда. Тегесе дә бала алып кайтырга ашкынып тормый. Бусы да бала дип өзгәләнми кебек. Сәлим бер кайтуында Гөлсирәнең кызын күрде. Сабан туеның атлар ярышында Зариф итәгендә кызын да утыртып чапты. Алдан килгән колхоз атына чиккән сөлге бәйләгәч, ат өстендә өч яшьлек кызын утыртып, үзе йөгәненнән тотып, Зариф атын мәйдан әйләндерде. Кемдер бала белән чапканы өчен ирне әрләде. - Тапкан кыланыр нәрсә. Баланы егып төшерсә. Гомерлек гарип калдыруы ихтимал, - дип, канәгатьсезлек белән кемнәрдер үзара фикер йөртсәләр, кайберәүләр: - Абау, Зариф нинди курчак утырткан! - дип сокландылар. Шул вакытта гына кунакка кайткан Сәлим бала җитәкләгән Зарифка игътибар бирде. Бу шул Гөлсирәнең Сәлимгә тагарга теләгән баласы түгелдер бит? Әллә инде тагын балалары тудымы икән? Кызык. Гөлсирә үзе кайда икән сон? Бер дә күзгә чалынмый.

Тэглар:

84

0