
18нче көн Фәнис Яруллин "КыйкакКыйкагКазКычкыра"
Сәхия мотоциклны тибеп кабызды. Күрше тавыкларының котын алырлык тавыш яңгырады. Малайның авызы ерылды. Беренчедән, бу түтинең тылсымчы кебек бер тибүдә мотоциклны кабыза алуына сокланса, икенчедән, теләгәндә йөрерсең, үзеңә булыр, дигән сүзләре йөрәгенә май булып ятты. «Качарга туры килсә, матайны йөртергә ныклап өйрәнергә кирәк», дип күңеленә салып куйды. Ул әле үзенең бу якларга, тышкы яктан кырыс күренгән Сәхия тутасына көннән-көн ныграк ияләшәчәген. Сәхия тутасы сөйләгән тамыр җибәрер туфракны шушында табачагын белми иде. Сәхия өр-яңадан яшьлегенә кайткандай очынып йөри башлады . Аның күңелендә моңарчы бер тапкыр да татып карамаган бәхет төртеп килә иде. Бу бәхет кеше язмышы өчен борчылу, кемгәдер таяныч икәнеңне аңлау бәхете иде
92
0