Зөлфәт Хәким Серле тәңкә

Зөлфәт Хәким Серле тәңкә

Ул актёр булачак! Тизерәк укуны тәмамларга да театрда эшли башларга иде. Казанда танылган шәхесләр күп - җырчылар, композиторлар, артистлар, кайберләрен Равилнең иде күргәне дә бар. Аның үзенең дә билгеле вә данлы шәхес буласы килә, моны гамәлгә ашырырга мөмкин, монда аның өчен бөтен шартлар да бар, барысы да фәкать үзеңнән тора. Казан - Казан инде ул! Равил беркөнне Нәфисә апасының иске "Балтика-4" телевизорыннан "Табор уходит в небо" дигән фильм карады. Лаура күз алдына килеп басты. Аның Лаураны онытканы да юк. Равил , чемоданнан чегән кызы бүләк иткән тәңкәне алып, муенына тагып куйды - армиядән соң тәңкәне ул үзе белән Казанга алып килгән иде. Лаура! Күрергә иде сине! Тагын кайнар сулышыңны тоярга иде, яшькелт-зәңгәр күзләреңә карап торасы иде. Лаура үзе мине онытмады микән? Онытмагандыр!.. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ЗөлфәтХәким #Казанутлары

Тэглар:

37

0