Гомерләр мизгел генә
18 нче көн #Әдәбимарафон Роберт Шәймарданов Гомерләр мизгел генә! Мәхәббәттә үтсен гомер, Гомерләр мизгел генә. Хисләреңә ирек бирмә, Тугры бул син тиңеңә. Бар җылыңны сөйгәнеңә Бирү җаен син кара, Аның сорау-үтенечен Бурычың итеп сана. Тормыш тормый гел кояштан, Давыллар да булгалый. Әче җилләр килә - «кисә», Яшен, болыт томалый. Иң мөһиме, шул чакларда, Һәрчак булыгыз - бергә! Сөюегез мәңге сулмас, Чәчәк атар - гомергә! 21 нче бит #әдәбимарафон2024 #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #РобертШәймәрданов #Таттелеком #44
44
0