
Сәрвәр
18 нче көн #әдәбимарафон Муса Җәлил "Сәрвәр" Кичә җыелыш иде, Яшьләр сине, Қилер, диеп, озак көттеләр. Ник килмәдең, Сәрвәр? Қичә яшьләр сине юксындылар, Синең юлга күзне йөрттеләр. Ник килмәдең, Сәрвәр? Ник килмәдең? Җыелыш буласын да, Яшьләр көтәсен дә белдең син, Ник килмәдең, Сәрвәр, инде син? Төн караңгы. Күктән кыек карап, Язгы яңгыр сипте урамга. Син сиздеңме, Сәрвәр? Өзелеп-өзелеп яшьләр җырладылар, Сезнең турыдан түбән узганда. Ишеттеңме, Сәрвәр? Ишеттеңме - Жырлап узганны да, Гармун сызганны да күрдеңме? Сине юксынганны белдеңме? 63 нче бит #МусаҖәлил #Сәрвәр #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
86
0