Әдәби марафон

Әдәби марафон

XXVII нче #әдәбимарафон 18 көн. Лена Шагыйрьҗан «Ни даулыйсың, йөрәк?» 9 бит Тәгәри китте йомгагым   Тәгәри китте йомгагым, Күренмиме, агайлар?.. Йомгак эзләп йөгердек, Күпме кызлар, малайлар…     Әкиятләрдән башладык Тормыш җебен сүтәргә. Туры килә җеп очын Тапкангача, күпләргә, Йомгак эзләп адашып, Күп сукмаклар үтәргә…     Тәгәри китте йомгагым, Күрдегезме, агайлар?.. Йомгак эзләп барам мин, Юллар матур, абау ла…   Татарстан китап нәшрияты, 2020 #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

58

0