Рәфкать Кәрами "Горурлык"

Рәфкать Кәрами "Горурлык"

18нче көн. #әдәбимарафон "Горурлык" "Су асты көймәсенә эләккәнче, аларга, космонавтларны караган кебек диярлек, җитди комиссия үтәргә туры килде. Менә иң сонгы кабинет. Озын гәүдәле, күзлекле хирург, кайсы төшең авырта, зарың бармы, дип сорады. Харис, юк, дигәч, бу җирен авыртамы дип үзе сораштырды да, кәгазьгә билге куярга дип ручкага үрелгәч, кисәк кенә, яле, егет, ишек янына барып кил, диде. Шунда Харисның сул аягы, көзән җыергандай, тартышып куйды һәм ул анын авыртуын аермачык сизде. «Беттем», - диде ул эченнән генә, хирург янына килеп баскач. -Аягыңа нәрсә булды? - дип сорады хирург, күзлеген салып. -Берни дә... вагонда көрәшкәндә әзрәк бәрелгән иде. Ул бер дә авыртмый, - диде егет тиз генә һәм нигәдер үзен гаеп өстендә тотылгандай хис итте. Хирург, күзлеген киеп, Харисны тагын бүлмә буйлап йөртте, урындыкка тезләндереп, кечкенә чүкеч белән үкчәләренә суккалап карады, аягын таздагы суга манчытып, бүлмәне янә бер әйләндерде. Аяк билләренең матур булып беленеп торуына үзе дә сокланып куйды. Ләкин өстәл артына утыргач, аның йөзе җитдиләнде." Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел - 10нчы бит.

Тэглар:

61

0