Адашкан
18 нче көн #әдәбимарафон Рәсимә Гарифуллина «Кайда, кайчан ялгыштым?» дип, ачыргаланып, ике куллап күкрәген төйде Самат. Йөрәген чиксез үкенү хисе яндырды. Вәгъдәмне боздым, мәхәббәтемә хыянәт иттем, туган җиремне ташладым… «Кайчан адаштым мин? Чит баланы «кызым» дип йөргәнмен, үз улларым әтисез үскән». Самат үзенең фаҗигасен, япа-ялгыз калганлыгын бөтен тирәнлеге белән аңлады. Бу - аның гомерлек йөрәк ярасы. Балаларына беркайчан да «улым» дип әйтә алмасмыни ул? Адашты шул, чыгар юл юк... 205 нче бит #РәсимәГарифуллина #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүренәшрияты #Таттелеком #44
76
0